16+

Мобилизациядән качып киткән россиялеләр өчен салым күләме арттырылачак

Салым күләме 30 процентка кадәр арта.

Салым күләме 30 процентка кадәр арта.

Мобилизациягә чакырылудан качып киткән Россия гражданнарыннан салымнар югары ставка буенча алыначак. Салым күләме 30 процентка кадәр артачак, дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров.

Депутат әйтүенчә, әгәр кеше Россиядән китеп, чит илдә озак торса, ул Россия салым түләүчесе (резиденты) түгел. Безнең илдә бу срок — ярты ел. 

- Әгәр бу кеше Россиядә акча эшли икән, Россиядә эшләүче һәр кеше кебек үк салым түли дә инде. Әмма салым күләме артачак [13 проценттан 30 га кадәр], чөнки юридик яктан компания чит ил гражданын эшкә алган булып санала, — дип хәбәр итте Федоров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X