16+

Мобилизацияләнүчеләргә хәләл ризык җибәрү өчен Татарстан Диния нәзарәте 1,3 млн сум акча җыйган

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң бер атна эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына  1 300 000 сум акча килгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан ителгәннән соң бер атна эчендә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына  1 300 000 сум акча килгән.

Акча җыелу хакында мәгълүматны таратуда массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Руслан Нәгыев, Марсель Вәгыйзов, Әбри Хәбриев, Рәсүл Тавдиряков, Илназ Габидуллин, Рамил Шәрәфиев, Регина Дунаева, Рафилә Шәмсетдинова, Альбина Фазлыева, Данил Сәфәров, Марсель Әхмәдуллин кебек танылган блогерлар һәм мөселман җәмәгать эшлеклеләре, @halal_kazan һәм @minem_berenche_namazim аккаунтлары булышкан. 
Моннан тыш, матди ярдәм җыю акциясенә “Приют человека”, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “С верой в будущее” хәйрия фондлары кушылды.

Акция кысаларында беренче чиратта хәләл азык-төлек сатып алыначак һәм җибәреләчәк: болар – тушенка, казылык, армия өчен коры паеклар, шулай ук термокием, йон оекбашлар, аптечка, перчаткалар. Акча җыю һәм солдатлар өчен кирәк-ярак әйберләрне алу дәвам итә. Теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитлар сылтама аша.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading