16+

Мобилизацияләнгән ирнең хатыны татарстанлыларга мөрәҗәгать итте: «Елап ятмагыз!»

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов күптән түгел шәһәр халкын борчыган сораулар буенча туры эфир үткәрде, аның кунагы Лилия исемле хатын иде. Ире 29 сентябрьдә мобилизацияләнгән һәм хәзерге вакытта ул хәрби частьләрнең берсендә икән.

Лилия хатын-кызларга мөрҗәгать итеп, үзенең киңәшләрен бирде. 

«Борчылмагыз, сабыррак булыгыз. Мин сезнең һәрберегезне аңлыйм. Теләсә кайсы сынаудан соң җиңеллек килә, - ди Лилия. - Беркемне дә гаепләмәүегезне сорыйм, бигрәк тә үзегезне. Кемдер тормышның кыйммәтен аңлый башлады, кем өчендер финанс мәсьәләсе икенче планга күчте, кемдер вакытын балалары белән күбрәк үткәрә, кемдер ир-атларны кадерли башлады. Күз яшьләре түгеп хәл җиңеләймәячәк, үзеңне кулга алырга, ирегез, улыгызның кәефен төшермәскә, алар белән сөйләшкәндә еламаска һәм ничек яшәрбез дип сыкранмаска тырышыгыз. Киресенчә, кәефләрен күтәреп торыгыз, чөнки алар исән-сау һәм сәламәт».
Шулай ук ул шәһәр һәм республика җитәкчелегенә ял көннәрендә Казан уку үзәгендә мобилизацияләнүчеләр белән очрашу һәм эшкә урнашуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading