16+

Казанда мобилизацияләнгән егет һәм аның кәләшенең никахын ашыгыч рәвештә теркәгәннәр

Район хакимияте ярдәме белән ул, хәрби хезмәткә җибәрелгәнче, яраткан кызы белән язылыша алган.

Район хакимияте ярдәме белән ул, хәрби хезмәткә җибәрелгәнче, яраткан кызы белән язылыша алган.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Рамил Диндаров үзенең сөйгәне Анна Кириллова белән никахларын планлаштырылган көннән ике көнгә иртәрәк теркәгән. Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән яшь пар 29 нчы сентябрьдә рәсми рәвештә үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде.

33 яшьлек Рамил Диндаров һәм 28 яшьлек Анна Кириллова инде биш ел очрашып йөргәннәр һәм бу елда өйләнешергә булганнар. Гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы 1 нче октябрьгә билгеләнгән булган, ләкин күптән түгел игълан ителгән мобилизация аркасында яшь парның планнары үзгәргән. Рамил Диндаров, армиядә хезмәт итеп кайткан кеше буларак, туйларына берничә көн кала хәрби комиссариаттан повестка алган. Билгеләнгән көнне казанлы, ике дә уйламыйча, хәрби комиссариатка китә. «Ул гаиләсенә үзенең гражданлык бурычын үтәргә һәм хәрби частькә китәргә әзер булуы турында җиткерде. Барлык якыннары да аның белән горурлана», – дип билгеләп үтте хатыны.

«Безнең өчен туйны вакытында уздыру мөһим иде, шуңа күрә язылышуның датасын гына күчерергә булдык», – дип билгеләп үтте Рамил Диндаров. Яңа датаны хәрби комиссариат, район администрациясе һәм Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән билгели алдылар. Нәтиҗәдә, Рамил Диндаров хәрби хезмәткә китәр алдыннан сөеклесе белән рәсми язылышырга өлгерде, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының матбугат хезмәте. ​​​​​​

Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе

 

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы сентябрь). Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Рамил Диндаров үзенең сөйгәне Анна Кириллова белән никахларын планлаштырылган көннән ике көнгә иртәрәк теркәгән. Шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән яшь пар 29 нчы сентябрьдә рәсми рәвештә үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде.

33 яшьлек Рамил Диндаров һәм 28 яшьлек Анна Кириллова инде биш ел очрашып йөргәннәр һәм бу елда өйләнешергә булганнар. Гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы 1 нче октябрьгә билгеләнгән булган, ләкин күптән түгел игълан ителгән мобилизация аркасында яшь парның планнары үзгәргән. Рамил Диндаров, армиядә хезмәт итеп кайткан кеше буларак, туйларына берничә көн кала хәрби комиссариаттан повестка ала. Билгеләнгән көнне казанлы, ике дә уйламыйча, хәрби комиссариатка китә. «Ул гаиләсенә үзенең гражданлык бурычын үтәргә һәм хәрби частькә китәргә әзер булуы турында җиткерде. Барлык якыннары да аның белән горурлана», – дип билгеләп үтте хатыны.

«Безнең өчен туйны вакытында уздыру мөһим иде, шуңа күрә язылышуның датасын гына күчерергә булдык», – дип билгеләп үтте Рамил Диндаров. Яңа датаны хәрби комиссариат, район администрациясе һәм Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе ярдәме белән билгели алдылар. Нәтиҗәдә, Рамил Диндаров хәрби хезмәткә китәр алдыннан сөеклесе белән рәсми язылышырга өлгерде, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының матбугат хезмәте.

Гаиләләрен рәсми рәвештә теркәү тантанасына яшь гаилә иң якыннарын – ата-аналарын һәм туганнарын чакырган. Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән яңа өйләнешүчеләрне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та котлады.

Гаиләләрен рәсми рәвештә теркәү тантанасына яшь гаилә иң якыннарын – ата-аналарын һәм туганнарын чакырган. Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән яңа өйләнешүчеләрне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров та котлады, дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading