16+

Мобилизацияләнгән татарстанлыларга коронавируска каршы вакцина ясаячаклар

Хәзер мобилизация пунктларында табиб-шәфкать туташлары бригадалары эшли.

Хәзер мобилизация пунктларында табиб-шәфкать туташлары бригадалары эшли.

Татарстанда мобилизацияләнүчеләргә грипп һәм COVID-19ка каршы вакцина ясарга тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта журналистларга республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков сөйләде.

- Без вакцинация эшен оештырырга уйлыйбыз. Әмма моны ни рәвешле эшләячәгебезне уйлап бетерәсе бар. Мобилизацияләнүчеләргә грипптан, алга таба, бәлки, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәргә тәкъдим итәчәкбез. Болар барысы да алдан ук хәбәр ителәчәк, — диде Жаворонков.

Мобилизация пунктларының һәрберсендә табиб-шәфкать туташлары бригадаларының эш пунктлары урнаштырылган, шулай ук тәүлек буе ашыгыч ярдәм машинасы тора, дип тә өстәде табиб.

— Бөтен кичектергесез ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә, - диде Владимир Жаворонков.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading