16+

Мортаза Рәхимов коронавирус йоктырган дип фаразлана

86 яшьлек Мортаза Рәхимов медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында.

86 яшьлек Мортаза Рәхимов медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында.

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов коронавирус йоктырган дип фаразлана. Аны хастаханәгә салганнар. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әңгәмәдәш мәгълүматы буенча, Башкортстан Республикасының элеккеге җитәкчесенең хәле уртача авыр дип бәяләнә. 86 яшьлек Мортаза Рәхимов медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында.

ProUfu ачыклык керткәнчә, ул күз күреме буенча дәвалау узган. Анда ОРВИ билгеләре булу сәбәпле, коронавируска анализ алганнар. Нәтиҗә тискәре булган. Тикшеренүләр пневмония булуын, хәзер авыруның узып бару билгеләре булуын күрсәткән.

«Башинформ» агентлыгы Мортаза Рәхимов рәислегендәге «Урал» хәйрия фондына шалтыратып, комментарий алырга теләгән, әмма стационар һәм кәрәзле телефонга шалтыратып булмый, трубканы алучы юк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading