16+

Мошенниклар ФСБ исеменнән шалтырата: нинди сүзләр буенча алдарны ачыкларга мөмкин

Россия Федераль иминлек хезмәтендә телефон мошеннигын фаш иткән сүзләрне атадылар.

Россия Федераль иминлек хезмәтендә телефон мошеннигын фаш иткән сүзләрне атадылар.

Телефон мошенниклары, махсус хезмәтләр хезмәткәрләре булып, россиялеләрнең акчаларын ешрак урлый башлаган. Бу хакта Россия Федераль иминлек хезмәте хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, моның өчен җинаятьчеләр ФСБ номерларына охшаш телефон номерларын куллана, ә кеше ышансын өчен мессенджерларда "хезмәт таныклыклары" фотосын күрсәтәләр.

ФСБда аферистларны билгеле бер фразалар буенча танырга мөмкин, дип билгеләделәр. 

Мошенниклар ФСБ номерларына тиңдәш номерлар кулланып россиялеләрнең акчаларын ешрак урлый башладылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте дә кат-кат кисәтә. Россия ФСБ мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр иминлек органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар һәм акчаларны "имин счетка" күчерергә яки аларны картадан алырга, ә аннары курьерга тапшырырга күндерәләр.
Шулай ук, ведомствода сөйләүләренчә, мошенниклар булачак корбаннарына яки аларның туганнарына карата "җинаять эшләрен ябарга" вәгъдә итеп, акча таләп итә.

"Моннан тыш, мошенниклар еш кына гражданнарга яки аларның гаилә әгъзаларына карата "җинаять эшләрен" ябуга алмашка акча таләп итү схемасын кулланалар", - дип кисәттеләр ФСБда.

Ышандырырлык булсын өчен аферистлар ялган хезмәткәрләрнең "хезмәт таныклыклары", "боерыклар" күчермәләре һәм ярдәм күрсәтергә мәҗбүр итүче башка документларның фотоларын күрсәтәләр. Шул ук вакытта бу хакта кемгә дә булса сөйләү, янәсе, дәүләт серен ачкан яки хезмәттәшлек итүдән баш тарткан өчен җинаять эше ачылырга мөмкин дип тә куркыталар. 

Телефон мошенникларын фаш итә торган сүзләр
Россия Федераль иминлек хезмәте билгеле бер сүзләрне куллану буенча мошенникларны танырга мөмкин, дип аңлатә. Ведомствода җинаятьчеләр куллана торган фразаларны санап чыктылар:

Тикшерү комитеты,
Эчке эшләр министрлыгы,
ФСБ,
банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле,
Үзәк Банкның бердәм исәп-хисап счеты,
имин счет,
СМС аша килгән кодны хәбәр итегез (карта, СНИЛС, паспорт мәгълүматлары),
сезнең гражданлык бурычыгыз.
Федераль иминлек хезмәтендә мондый сүзләрне ишетүгә сөйләшүне тәмамларга һәм трубканы куярга киңәш итәләр.

Җинаятьчеләрнең хәйлә-мәкеренә эләкмәс өчен:

билгесез затларга үз шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез;
банктагы счетны контрольдә тоту өчен смс-хәбәрләмәләр хезмәтен тоташтырыгыз;
пин-кодны карточкадан аерым саклагыз, аны керткәндә банкомат яки терминал клавиатурасын кулыгыз белән каплап торыгыз;
интернет-банкта яки мобиль кушымтада чыгым лимитларын билгеләгез;
кылмаган операцияне раслау өчен смстан кодны беркемгә дә беркайчан да әйтмәгез;
карта югалса яки урланса яисә аны банкомат «йотса», шулай ук картага беркетелгән номер белән телефон югалса, картаны кичекмәстән блокировкалагыз.
Әгәр сез мошенниклык гамәлләренең корбаны булсагыз, яки сезне алдарга омтылсалар, шунда ук 02, 112, 102 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading