16+

Мошенникларны банк хезмәткәрләреннән ничек аерырга?

Мошенниклар татарстанлыларның банк счетларыннан 200 млн сумнан артык акчаны кулгы төшергән.

Мошенниклар татарстанлыларның банк счетларыннан 200 млн сумнан артык акчаны кулгы төшергән.

Республикада мошенникларны теркәү очраклары бик күп.

Татарстанда ел башыннан бирле мошенниклар кешеләрнең банк счетларыннан 200 миллион сумнан артык акча урлый алган. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ баш тикшерү идарәсенең мәгълүмати-телекоммуникация технологияләреннән файдаланып, гомуми җинаять караклыкларын ачыклау һәм тикшерү бүлеге башлыгы Марина Шнитенкова белдерде. 

— Чын куркынычсызлык хезмәтенең мошенниктан аермасы –банкка сезнең операцияне расламавыгыз турында әйтүегез җитә. Блокировкалау өчен беркайчан да бернинди код та сорамыйлар. Шик туганда нишләргә? Шикле операциянең кайсы карта буенча башкарылуын сорагыз. Чын хезмәткәр картаның соңгы 4 номерын бик тиз әйтер, ә мошенник, киресенчә, тулысы белән номерыгызны сорар. Мондый очракларда тиз арада телефоннан сөйләшүне туктатырга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди белгеч.
Хокук сакчысы билгеләп үткәнчә, республика халкы "авариягә эләккән туганнарын коткарып калу өчен" 17 миллион сум акчаларын югалткан. Үзләрен «банк хезмәткәрләре» дип атаучылар 50 миллион сум акчаны кесәләренә шудырган.

- Татарстан, үзегез аңлаганча, гражданнарның керемнәре шактый югары булган икътисади үсеш алган төбәк, шуңа күрә республика халкы мошенникларны үзенә җәлеп итә. Хәйрия оешмасы дигән булып, сайтлар ясау очрагы бар, ялган банк реквизитларын куялар. Ялган сайт булуын гади кеше аңлап та бетерми. Шуңа да кайбер моментларга игътибар итәргә киңәш итәм. Беренчесе – мошенниклар акчаны шәхси картага җыя. Икенчесе – алдакчылар социаль челтәрдәге язмаларны, халыкка ныграк тәэсир итү өчен, бик тетрәндергеч формада язалар. “Баланы коткарырга бер көн калды”, “Баланы коткарып булмаячак”. Ә кеше шуңа алдана. Балалар фотоларын да куялар. Фондка акча җибәрер алдыннан, аның Юстиция министрлыгында теркәлү-теркәлмәвен тикшерегез. Иҗтимагый палата сайтында да фондларның исемлеге белән тынышып була, – диде Марина Шнитенкова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading