16+

Мошенниклыкның яңа төре - алтын сатып акча эшләүчеләр барлыкка килгән

Ялган алтын сатучыларны фаш иткәннәр.

Ялган алтын сатучыларны фаш иткәннәр.

Татарстанда клиентларны алтын сату белән җәлеп иткән финанс пирамидасын япканнар.

Татарстанда клиентларны ювелир бизәнү әйберләре сату белән җәлеп иткән финанс пирамидасы ябылган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полиция мәгълүматлары буенча, пирамида 2021 елдан 2022 елга кадәр эшләгән. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында офислар арендалаганнар. Клиентларга ювелир бизәнү әйберләрен маркетплейслар аша сатабыз, дип сөйләгәннәр. Артык ышанучыларга югары табыш вәгъдә иткәннәр. Әмма моның өчен капитал, ягьни акча кертергә кирәк булган, шуннан соң «инвесторларга» «бүләк сертификатлары» бирелгән. Һәр яңа клиент өчен компания менеджерларына акча түләнгән.

Яңа салымчылар китергән акчадан инвесторлар табыш алган. Әлеге пирамида татарстанлыларны гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә алдаган булып чыкты.

Мондый алдардарның эзенә хокук саклау органнары тиз төшә. Аны оештыручыларга карата «Акча һәм (яки) башка милекне җәлеп итү буенча эшчәнлекне оештыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер алдарлар сак астында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading