16+

Мәрҗани мәчете туристлар өчен ябыла

Коронавирус белән бәйле хәл аркасында Казан үзәгендәге Мәрҗани мәчетенә туристларны кертмәскә булганнар.

Мәрҗани мәчете туристлар өчен ябыла

Коронавирус белән бәйле хәл аркасында Казан үзәгендәге Мәрҗани мәчетенә туристларны кертмәскә булганнар.


Коронавирус белән бәйле хәл аркасында Казан үзәгендәге Мәрҗани мәчетенә туристларны кертмәскә булганнар. Мәчет имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов "ШК"га сөйләгәнчә, бу карарны кичә җомга намазыннан соң кабул иткәннәр. 


- Без мөфтигә шундый теләгебез барлыгын әйтеп хат яздык. Ул исә мәхәллә белән сөйләшеп хәл итәргә кушты. Җомга намазыннан соң Мансур хәзрәт Җәләлетдинов халыкка шуны җиткерде һәм күпчелек мәчеткә туристларны кертми торырга дигән теләген белдерде, - дип сөйләде ул.


Борынгы Мәрҗани мәчете туристларның яратып йөргән урыны. Сездә көненә күпме турист була дигән сорауга хәзрәт, Кремльгә күпме кеше керә, безгә дә шуның кадәр килә, диде.

Дилбәр Гарифуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading