16+

Мәрхүмне җирләгән вакытта 22 кеше һәлак булган

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында Мураднагар шәһәрендә крематория түбәсе җимерелгәндә 22 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте NDTV телеканалы.

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында Мураднагар шәһәрендә крематория түбәсе җимерелгәндә 22 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте NDTV телеканалы.

Фаҗига җирләү процессы вакытында килеп чыккан. 38 кешене коткара алганнар. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кешеләрне эзләүне дәвам итә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Twitter да Һиндстан президенты һәм премьер-министры кайгы уртаклашты. Һәр зыян күрүченең гаиләсенә АКШ доллары белән 2,7 мең вәгъдә ителде. 

Җирле хакимият түбә ишелү сәбәпләрен тикшерүгә кереште. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading