16+

Мәрхүмәнең мәетен күпер астында табып алганнар

Мәрхүмәнең мәетен күпер астында табып алалар: Башкорстанда яшәгән хәбәрсез югалган бер ханымны акча аркасында буып үтергәннәр.

Мәрхүмәнең мәетен күпер астында табып алалар: Башкорстанда яшәгән хәбәрсез югалган бер ханымны акча аркасында буып үтергәннәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Янаул районында яшәүче ир үзенең җинаять эзләрен яшерергә тырышкан. 

10 май көнне Башкортстанның Яңавыл районы полициясенә кызының югалуы турында 58 яшьлек хатын хәбәр иткән. 6 май көнне 34 яшьлек хатын өеннән чыгып киткән һәм башка элемтәгә чыкмаган. Берничә көннән соң полиция югалган хатынның мәетен табып ала. Максимов авылыннан ерак түгел урманда, күпер астында үз-үзенә кул салу билгеләре белән табыла ул.

«Фаҗига урынын җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә, тикшерү-оператив төркем биредә кеше үтерү фактын ачыклый. Ә чын җинаятьче җинаять эзләрен яшерергә тырышкан. Бу версияне суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре дә раслаган. Кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Кайнар эздән шикләнелүче — элек Янаулда яшәгән 30 яшьлек ир ачыкланган», - дип хәбәр итә Башкорстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 34 яшьлек хатын машина йөртү хокукын кире кайтаруда ярдәм сорап шикләнелүчегә мөрәҗәгать иткән. Элегрәк суд карары буенча ул правасыннан мәхрүм ителгән. Ир булышырга ризалыгын биргән һәм моның өчен хатын-кыздан 100 мең сум акча алган. Әмма вакыт үтсә дә, хатынның бу мөрәҗәгате җавапсыз калган. Шул чакта ир акчасын кире кайтармаса яки проблеманы хәл итмәсә, хатын полициягә мөрәҗәгать итү белән яный.

Шикләнелүче хатын биргән акчаның 30 мең сумын туздырырга өлгергән була. Бер очрашу вакытында ир мәрхүмәгә 70 мең сум акча тапшырган, ә калганын өенә кайткач, кире кайтарырга вәгъдә иткән. Юлда барганда шикләнелүче машинаның төзек булмавын әйтә һәм пассажирына көтеп торуны сорый. Ул багажнигыннан бау ала һәм шуның белән хатынны буып үтерә. Шуннан соң танышының мәетен машинасына салып урманга алып китә, акчасын, булган бар әйберен урлый һәм җинаять эзләрен яшерергә тырыша. Ике көн буе ул Салих авылында туганында яшеренеп ята, нәкь биредә аны оперативниклар табып ала.
Хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңааул районы буенча бүлеге хезмәткәрләре җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.

Фото: https://www.bashinform.ru/
соцсети, МВД по РБ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X