16+

Мөселман кинофестивале: ачышлар булачак

Башкалабыз Казанда XVII Халыкара мөселман кинофестивале эшли башлады. Елдан-ел кинофестивальдә катнашучылар саны артканнан арта бара.

Башкалабыз Казанда XVII Халыкара мөселман кинофестивале эшли башлады. Елдан-ел кинофестивальдә катнашучылар саны артканнан арта бара.

Быел Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Пакистан, Тунис, Алжир, Әзербайжан, Таджикстан һәм башка илләрдән (барлыгы 45 ил) 584 гариза кабул ителгән. Шулардан 50 фильм конкурс кысаларында бәяләнәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, Казан бер атна кино телендә сөйләшәчәк.

–Миңа 50 фильм карарга туры киләчәк, бүләкләргә кем лаек булуын ачыклау авыр булачак, – дип белдерде Казан XVII Халыкара мөселман кинофестивале жюри рәисе, Әзербайжанның кино һәм театр режиссеры, продюсер, сценарист Эльчин Мусаоглу матбугат очрашуында.

Жюрида шулай ук Сәлим Байрактар (Төркия), Валерия Байкиева (Мәскәү), Әшраф Әбу Әл Язид (Кувейт), Камал Сваруп (Һиндстан), Альмоханнад Кальсон (Сирия) кебек кино сәнгатендә үз урыннарын булдырган белгечләр бар. Жюриның бер өлеше Казаннан торып эшләсә, арада онлайн бәяләүчеләр дә бар.
Бәйге программасында кыска һәм тулы метражлы  уен һәм документаль фильмнар каралачак. Моннан тыш конкурстан тыш кинолар күрсәтеләчәк.  Бүгеннән башлап 10 сентябрьгә кадәр башкалабыз Казанның «Родина» кинотеатрында конкурс фильмнары күрсәтелә башлый. Шулай ук фильмнарны атна дәвамында «Мир» кинотеатрында да карарга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading