16+

Мөселман киносы фестивален ачу һәм ябу өчен Татарстан 8 млн сум акча бүлеп бирәчәк

Казанда 18 нче Халыкара мөселман киносы фестивален ачу һәм ябу Татарстан бюджетына 8,18 млн сумга төшәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Казанда 18 нче Халыкара мөселман киносы фестивален ачу һәм ябу Татарстан бюджетына 8,18 млн сумга төшәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, ачылу тантанасы Казан Ратушасында узачак. Подрядчыга кунакларны «Кызыл юл» та каршы алуны тәэмин итәргә кирәк, диелә документта. Ябылу тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Ике чарада да иҗат коллективлары, ансамбльләр һәм оркестрлар, шулай ук Россия һәм чит ил актерларының катнашуы планлаштырылган. Моннан тыш, әйдәп баручыларның берсе Россия эстрадасы яки шоу-бизнес йолдызы булырга тиеш.

Фестиваль кунаклары өчен шулай ук Болгар, Казан һәм Кремль буенча экскурсия оештырылачак. Фестиваль барышында кунакларга 40 урынлы һәм ике урынлы «стандарт», 22 «яхшыртылган» һәм ике люкс-номер броньлана.

Фестиваль Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading