16+

Мөселман киносы көзен үткәреләчәк

Казан мөселман киносы фестивален көз көне үткәрергә планлаштыралар.

Мөселман киносы көзен үткәреләчәк

Казан мөселман киносы фестивален көз көне үткәрергә планлаштыралар.

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 4-9 сентябрьдә узачак. Чараларның бер өлеше онлайн-форматта үткәрелергә мөмкин.Фестивальгә гаризалар 1-нче июньгә кадәр кабул ителә. 15-нче апрель мәгълүматлары буенча, сайлап алу комиссиясе дөньяның 41 иленнән 398 фильм кабул иткән - Швециядән Австралиягә кадәр, Америкадан алып Малайзиягә кадәр.

Фестиваль призлары өчен көрәшкә быел 12 тулы метражлы уен, 10 тулы метражлы документаль, 20 кыска метражлы уен фильмы һәм 10 «Милли программа» фильмы кертеләчәк. Конкурста катнашуга 2019 елга кадәр төшерелгән тасмалар кертелми.

Сайлау комиссиясен танылган кино белгече, кинотәнкыйтьче Сергей Анашкин (Россия) җитәкләячәк. Аның командасы составына кино белгече Светлана Слапке (Германия), шулай ук тарихчы һәм культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россиядәге мәдәниятара диалог тәҗрибәсен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева (Россия) керде.

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading