16+

Мөселман яшьләре кабат Болгарга җыела

Сигезенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында узачак.

Мөселман яшьләре кабат Болгарга җыела

Сигезенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында узачак.

Исегездә булса, Изге Болгар җыенында мөселман дин әһелләре белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр өчен Болгар җирендә Бөтенроссия рухи-мәгариф лагере оештыру тәкъдиме белән чыккан иде. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан елына ике тапкыр үткәрелә торган традицион Мөселман яшьләре форумы шул бурычларга җавап бирә дигән фикердә тора.

Нәзарәтнең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистларга хәбәр иткәнчә, киләсе елга форум кунаклары палаткаларда түгел, махсус төзелгән яңа бинада яшәр дигән өмет бар.

Быелгы форумга илнең бик күп төбәкләреннән, аерым алганда Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Кырым республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән һәм шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Мисырдан мөселман яшьләре җыелачак. Барысы 320 гариза кабул ителгән, шулардан 100 егет һәм 100 кызны сайлап алганнар. Араларында берничә ел рәттән килүчеләр дә, беренче тапкыр кунак булучылары да бар.

Елдагыча, алар өчен бай программа әзерләнгән. Егетләр һәм кызлар монда дини белемнәрен ныгытып, камилләштереп кенә калмый, социаль проектлар турында сөйләшәчәк, тәҗрибә уртаклашачак, яңа таныш-дуслар табачак. Форум Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи.

Белем бирү программасыннан тыш, яшьләр өчен тренинглар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары оештырыла. Шулай ук алар арасында Коръән уку бәйгесе дә үткәреләчәк. Яшьләр белән гаилә кыйммәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында да сөйләшәчәкләр.

Моннан тыш, форум программасында кызыл җеп булып яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасы да узачак. Алар өчен бу юнәлештә психологик тренинглар, мастер-класслар, бәхәсләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форумда аралашу рус һәм гарәп телләрендә барачак. Дәресләр дә рус телендә алып барыла. Шулай да бер көнне татар теленә багышлаячаклар.

Фотолар: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading