16+

Мөселман журналисты буласың киләме?

Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады.

Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады.

Дәрсләргә йөрүче мәктәп укучыларын анда киләчәктә институтның "Журналистика" факультетына укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга әзерләячәкләр. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат үзәге. Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда төгәлләнә. Укучыларны имтиханга доцентлар әзерли. Шулай ук мәктәп укучыларына журналистика нигезләре буенча да белем бирү планлаштырыла. Бу дәресләр чыгарылыш укучыларына журналист белгечлеге белән якыннанрак танышырга һәм имтиханга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укучыларны интернет-газета редакциясе оештыру һәм фотоюнәлеш буенча кызыклы мастер-класслар көтә. Дәресләр атнасына ике тапкыр кичке якта уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading