16+

Мәскәү өлкәсендә Ил-112В самолеты егылып төшкән

Лайнер тренировка очышын башкарган.

Лайнер тренировка очышын башкарган.

Мәскәү астында Кубинка аэродромы янында  Ил-112В яңа төр хәрби-транспорт самолеты һәлакәткә дучар була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, экипажның өч әгъзасы да һәлак булган. Лайнер утыртуга кергәндә урман полосасына егылып төшкән. Самолетның төшү мизгеле видеога эләккән.
Социаль челтәрләрдә бастырылган кадрларга караганда, самолет башта яна башлаган, ә аннары бик тиз аска төшкән.
Авиаһәлакәттә Россия герое Николай Куимов, 1 нче класслы очучы Дмитрий Комаров һәм 1 нче класслы бортинженер-сынаучы Николай Хлудеев һәлак булган.

Фото: видеодан скриншот

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading