16+

Мәскәү укытучылары 90 мең сум ала

Мәскәү Мәгариф департаментының икътисади анализ идарәсе начальнигы Александр Моратов мәктәп укытучыларының уртача эш хакы 90 мең сумнан артып китүе турында хәбәр итте. Былтыр бу сумма 76 мең сум чамасы булган, дип яза «Кызыл таң» газетасы.

Моратов әйтүенчә, хезмәт хакын төрле өстәмәләр ярдәмендә арттырганнар. Мәсәлән, сыйныф җитәкчесе өчен өстәмә түләү – 12 500 сум (әгәр сыйныфта 25 бала укыса).

«Мәскәүнең электрон мәктәбе» проектын үстерүдә ярдәм өчен шулай ук өстәмә түләү каралган. Электрон укыту материаллары төзегән өчен педагоглар грант ала. Ел нәтиҗәләре буенча, мәктәпләргә 4 миллионнан алып 30 миллион сумга кадәр акча бүленә, ул акчалар укытучыларга премия итеп бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading