Мәскәүдә Сибайдан килгән 28 яшьлек кыз агуланудан һәлак булган.
Аның якыннары агулануның сәбәбе һаман да билгесез дип белдергәннәр.
"Үлем сәбәбе - агулану. Көтмәгәндә шулай килеп чыкты. <…> Кичә судмедэкспертиза булды, агуланган, әмма төгәл нәрсәдән икәнлеген әйтмәделәр - бер атнадан билгеле булачак", - дип сөйләгән кызның туганы журналистларга.
Үлгән кызның исеме Роза, өч баласы калган: 7 һәм 5 яшьлек ике баласы аның беренче ире Артем белән яши, тагын 2 яшьлек баласы икенче иреннән туган. Кыз Мәскәүгә Сибайдан акча эшләргә килгән. Хәзерге вакытта Виктор Мәскәүдә, Розаның җәсәден туган шәһәренә кайтарачак. Җирләү пәнҗешәмбе, 16 декабрьгә планлаштырылган.
Комментарийлар