16+

Мәскәүдә Европадагы иң зур күңел ачу паркы ачыла

"Остров мечты" дип аталган өсте ябулы парк быел ачыла. 26 футбол кыры зурлыгындагы парк 100 гектар җирне алып торачак.

Мәскәүдә Европадагы иң зур күңел ачу паркы ачыла

"Остров мечты" дип аталган өсте ябулы парк быел ачыла. 26 футбол кыры зурлыгындагы парк 100 гектар җирне алып торачак.

Ул көненә ун мең кешене кабул итә ала. Паркны берничә зонага бүләргә ниятлиләр: спортны яратучыларга, балалар өчен, гаиләле кешеләргә, интерактив һәм күңел ачу. Кырык төрле атракцион эшләр дип көтелә. Иң биек аттракцион 24 метр булачак. Парк территориясендә кибетләр, кафелар, кунакханә, фонтаннар эшләячәк. Ландшафт паркы да барлыкка киләчәк. Анда "Алиса в Стране чудес", "Мир динозавров", "Буратино" дигән тематик зоналар эшләр дип ниятләнелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading