16+

Мәскәүдә коронавируска бәйле мәктәпләргә йөрү ирекле куелган

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус таралуга каршы өстәмә чаралар турында игълан итте.

Мәскәүдә коронавируска бәйле мәктәпләргә йөрү ирекле куелган

Мәскәү мэры Сергей Собянин коронавирус таралуга каршы өстәмә чаралар турында игълан итте.

Режим Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия һәм Испаниядән кайтканнарга гына кагылмый. Алар бергә яшәүчеләргә дә кагыла. Үз-үзеңне изоляцияләү срогы элеккегечә 14 көн кала.

Моннан тыш, 16 марттан мәктәпләргә ирекле йөрү кертелә. “Баланың мәктәпкә йөрүен дәвам итү-килмәвен, өйдә калуын ата-аналар үзләре хәл итәчәк. Һәр очрак гаиләдә яхшырак күренә. Һәр гаиләнең үз шартлары булырга мөмкин, балаларның иммунитеты да төрле”, – дип белдергән Собянин.

Ул мәктәпләрдә дәресләр дәвам итәчәк, ә дәресләргә ирекле йөрү аерым карарларга кадәр гамәлдә булачак, дип өстәде. Моннан тыш, эш бирүчеләр эш урынына һәм оешма территориясенә кайсыдыр илдә булган, ягъни үз-үзен изоляцияләү режимын үтәргә тиешле хезмәткәрләрне кертмәскә тиеш.

Югары әзерлек режимын үтәү дә мәҗбүри куелачак, бу күп кенә бәхәсләрне хәл итәчәк. 13 мартка булган рәсми мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә коронавирусны 24 кешедә ачыклаганнар. Россиядә барлыгы 45 кеше авырый, аларның сигезе терелде.

Кичә Мәскәүнең мәгариф һәм фән департаменты шәхси мәктәпләргә ике атналык каникулларга 16 марттан коронавирус аркасында китәргә тәкъдим итте. 229 дәүләтнеке булмаган урта белем бирү йортлары, шул исәптән балалар бакчаларына да кисәтү җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading