16+

Мәскәүдә коронавирустан үлүчеләр саны 404 кешегә җиткән

Эпидемия башланганнан бирле 74588 вируслы кеше ачыкланган. 681 кеше вафат була.

Мәскәүдә коронавирустан үлүчеләр саны 404 кешегә җиткән

Эпидемия башланганнан бирле 74588 вируслы кеше ачыкланган. 681 кеше вафат була.

25 апрельгә караган статистика буенча Мәскәүдә 41 кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, Россия башкаласында әлеге инфекциядән һәлак булучылар саны 404 кешегә җиткән.

Гомумән алганда исә, башкалада вирусны 39509 кеше йоктырган. Шуларның 3047 терелгән.

Шул ук 25 апрель саннарына күз салсак, бер тәүлектә ил буенча 83 төбәктә 5966 яңа очрак теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле 74588 вируслы кеше ачыкланган. 681 кеше вафат булса, 6250се терелеп, аякка баскан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading