16+

Мәскәүдә үзчикләүләр тулысынча бетерелә

9 июньнән Мәскәүдә үзчикләүләр режимы тулысынча бетереләчәк. Бу хакта кала мэры Сергей Собянинга сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Мәскәүдә үзчикләүләр тулысынча бетерелә

9 июньнән Мәскәүдә үзчикләүләр режимы тулысынча бетереләчәк. Бу хакта кала мэры Сергей Собянинга сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

16 июньнән кафелар эшли башлаячак. Шулай ук 9 июньнән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражаданнарга карата тыюлар да бетерелә.

Хәзер Мәскәү халкы матурлык салоннарына, фотостудияләргә, зиратларга йөри алачак. Китапханәләр, юридик агентлыклар, музейлар, зоопарклар, күргәзмә заллары да үз ишекләрен ача. Ә театр, цирк һәм концерт заллары тамашачыларсыз гына, репетиция эшчәнлекләрен яңарта алачак.

Спорт чараларын хәзер Мәскәүдә тамашачылар белән уздырачаклар. Әмма трибуналар 10 проценттан да күбрәк тутырылмаска тиеш. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading