16+

Мәскәүдән кайттыңмы - үзизоляциягә кер!

Коронавирус инфекциясен таратуга каршы юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кергән.

Мәскәүдән кайттыңмы - үзизоляциягә кер!

Коронавирус инфекциясен таратуга каршы юнәлдерелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кергән.

Республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар нигезендә бүгенге көннән (14 апрельдән) Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтучылар мәҗбүри рәвештә ике атналык үзизоляциядә булырга тиеш. Үзбикләнү 14 көн дәвам итәргә тиеш. Әгәр дә инде әлеге гражданнар үзләрен начар хис итә икән, алар, медицина учреждениеләренә бармыча гына, өйләренә табиб чакырырга тиеш була.

Яңартыган карарда чит илләрдән килүче (кайтучы) гражданнар да 14 көн дәвамында үзилозяциядә булырга тиеш.

Шулай ук апрельдән дини биналарга керү, күмәк чараларда катнашу рәсми рәвештә тыела.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading