Шәһәр башкарма комитетында Әмәт урманын төзекләндерү турында сөйләшүләр бара.
«Азино» микрорайонында бер яшәүче әлеге урманны үзгәртергә кирәк дигән фикер белән шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткән. Әмәт урманы чаңгычылар арасында бик популяр. Шул уңайдан, Совет районы җитәкчесе Рөстәм Гафаров урман участогында скай-парк булдырырга һәм ерганаклар аша асылынып торган күперләр куярга тәкъдим итә. Төзелешнең беренче стадиясендә исә велосипедчылар, җәяүлеләр өчен яхшы юллар салырга булганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар