16+

«Мулла» фильмы прокатка чыга

Татарстанда төшерелгән «Мулла» тулы метражлы фильмы 11 октябрьдә прокатка чыга. Ул республиканың бөтен кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстанда төшерелгән «Мулла» тулы метражлы фильмы 11 октябрьдә прокатка чыга. Ул республиканың бөтен кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды. Режиссерлар – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм яшь режиссер Әмир Галиәскаров.

«Мулла»ның идея авторы, башкарма продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин фильмны авыл югалу, рухи регресс проблемаларын күтәрә дип исәпли. «Мулла» – ул безнең тормыш, анңа күпләр үзләрен табачаклар», – ди ул.

Фильмның премьерасы быел апрель аенда булды. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алды һәм Президент призына ия булды. Татарстан киносы көннәрендә Казахстанда, «Евразия» кинофестивале кысаларныда Казахстанда, «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чиләбе өлкәсендә күрсәтелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading