16+

Мулла гаиләсе белән янып үлгән

Беркем дә өйдән чыгып котыла алмаган. Нигезләре күмергә кадәр янып беткән.

Беркем дә өйдән чыгып котыла алмаган. Нигезләре күмергә кадәр янып беткән.

Башкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылында чыккан янгында 74 яшьлек мулла һәм аның гаиләсе һәлак булган, дип хәбәр иткән UFA1.RU. га Күчәрбай авыл хакимияте башлыгы Радик Фәрхетдинов.
Янгын төнлә чыккан, ул вакытта өйдә мулланың 67 яшьлек хатыны, 45 яшьлек үги уллары һәм 16 яшьлек оныклары була. Беркем дә өйдән чыгып котыла алмаган. Нигезләре күмергә кадәр янып беткән.
- Гадәти гаилә иде. Мәчеттә имам-хатыйб иде, — дигән Радик Фәрхетдинов гаилә башлыгы турында.
Авыл мәдәният йортының социаль челтәрләренә караганда, мулла Наил Нәбиуллин авыл тормышында актив катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading