16+

Мунча һәм гараж өчен дә салым түләргә кирәк

Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда, Федераль салым хезмәтенә сылтама белән, «Известия» хәбәр итә.

Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда, Федераль салым хезмәтенә сылтама белән, «Известия» хәбәр итә.

Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә, шул исәптән Башкортстан, Камчатка, Пермь, Хабаровск өлкәләрендә башкарылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кадастр эшләре кар эреп беткәч башлана.
– Мунча һәм гараж – зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк. Аэрофотосъемка вакытында капиталь булмаган корылмалар да хисапка керергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗалар бу объектлар турында үзләре гариза бирергә тиеш булачак, – дигән «дача амнистиясе» буенча адвокат Леонид Ольшанский.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading