16+

Мунчада юынганда яшен суккан

Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск шәһәрендә бер балага яшен суккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иркутск өлкәсенең Нижнеудинск шәһәрендә бер балага яшен суккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция мәгълүматлары буенча, вакыйга 23 июль көнне булган. Дүртенче сыйныф укучысы һәм аның абыйсы мунчага юынырга китә. Бераздан өлкәнрәге юынып алданрак чыгып китә. Шулчакны көчле ату тавышы ишетелә.

Куркып калган егет мунчага чаба, биредә тәннәре пешкән энесен күреп ала.
Малайны хастаханәгә алып киткәннәр, хәзер аның гомеренә бернинди дә куркыныч янамый.
Полициянең бер версиясе буенча, бала яшен сугу аркасында пешкән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча Баш идарәсе сайты материаллары буенча.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading