16+

Муса Галләмов белән Раил Нургалиев янә көрәшә. Бүген!

Бүген Казанда татарча көрәш һәм грек-рим көрәше буенча "Автодор" Кубогына иптәшләрчә очрашулар уза.

Бүген Казанда татарча көрәш һәм грек-рим көрәше буенча "Автодор" Кубогына иптәшләрчә очрашулар уза.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры урынбасары Азат Кадыйров һәм башка рәсми кунаклар катнашты.

Грек-рим көрәше буенча келәмдә Санкт-Петербург һәм Татарстан командалары көрәшәчәк. Үзебезнең милли көрәш буенча исә Идел буе җыелма командасы һәм Татарстан җыелма командалары көч алышачак. Идел буе җыелма командасы составына Айнур Сыртаев, Артур Зөлкәрнәев, Муса Галләмов, Ринас Садаров, Сергей Павлик кебек көчле көрәшчеләр кергән.

Татарстан җыелмасы составы түбәндәгечә: Ришат Камалов, Раббани Нургалиев, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Эльдар Хәмитов, Раил Нургалиев, Фирдүс Зәйнуллин. Тренер - Җәүдәт Хөсәенов.

Бәйге кичкә кадәр барачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading