16+

Муса Җәлил оныгы яшьләр симфоник оркестрында чыгыш ясады

Кичә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры V юбилей сезонын ачты. Программаның кадерле кунагы буларак Муса Җәлил оныгы да чакырылды. Ул солист буларак Антонио Вивальдиның "Ел фасыллары"ны өзеген уйнады.

- Безнең бүгенге программа 70 процентка яңа. Юбилейга чыннан да бәйрәм программасы әзерләргә булдык. Без оркестрыбызда тәрбияләп үстергән артистларны күрсәтергә теләдек. Алар арасында Муса Җәлил оныгы Михаил Җәлил дә бар. Без аны бик яратабыз, бу кичтә безгә кушылуыны сөенеп туя алмыйбыз, - диде оркестрның сәнгать җитәкчесе, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Лось.

Оркестр 2012 елда Казанның Мәдәният идарәсе һәм маэстро Александр Сладковский ярдәмендә булдырылды. Хәзерге вакытта анда 18 Казан музыкаль мәктәбе вәкилләре һәм Яшел Үзән укучылары уйный.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading