16+

Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан республикада һәм башка төбәкләрдә төрле чаралар уза

Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан республикада һәм башка төбәкләрдә төрле чаралар үткәрү каралган.

Быел каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан республикада һәм башка төбәкләрдә төрле чаралар үткәрү каралган.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әйтүенчә, башкалабызда узачак «Җәлил укулары» дип аталган конференциядә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, Җәлилнең кызы Чулпан ханымның катнашуы көтелә. Магдебургтан киләчәк галим Җәлилгә кагылышлы кызыклы мәгълүмат җиткерергә тиеш. Ул тоткынлыкта җәлилчеләр башкарган җырлардан торган пластинкалар тапкан. Әнә шул табышын музейга бүләк итәргә җыена. «Җәлил укулары»нда сүз Герой-шагыйрьнең тормышы, иҗаты, фашистларга каршы көрәше, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү турында барачак.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе советы рәисе Тимур Кадыйров, Җәлил шигырьләрен татарча һәм русча уку акциясе башлана, ә аңа багышланган конкурс яшьләр арасында узарга тиеш, дип сөйли.

15 февральдә шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куелачак. Язучылар берлеге митинг оештыра. 16 февральдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күргәзмә ачыла.
Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан быел тарих фәннәре докторы Абделхан Әхмәтҗановның Җәлилгә багышланган китабын чыгарырга җыенуларын әйтте.

- 15 февральдә Җәлил исемендәге премия лауреатлары чыгыш ясый. Быел Тукай һәм Җәлилнең юбилейлары уңаеннан төрки телле язучылар фестивале үткәрелә, - диде ул.
Мәдәни чаралар шулай ук Мәскәүдә, Оренбургта, Берлинда узар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading