16+

«Музей язы» башланды

21-26 апрельдә "Татарстанда музей язы" дигән республика акциясе уза. "Максатыбыз - халыкны музейларга тарту, аларны кызыксындыру. Күләмле музейара акцияләр оештыру күркәм гадәткә әйләнде", - ди Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

21-26 апрельдә "Татарстанда музей язы" дигән республика акциясе уза. "Максатыбыз - халыкны музейларга тарту, аларны кызыксындыру. Күләмле музейара акцияләр оештыру күркәм гадәткә әйләнде", - ди Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Директор хәбәр итүенчә, Тукай әдәби музее хезмәткәрләре Арча районына шагыйрнең музейда сакланган әйберләрен алып баралар. Алар Милли музей хезмәткәрләре белән берлектә Болгар номерларындагы экспозицияне әзерләүдә катнашканнар.

Бер атна дәвамында Тукай, Яхин, Җәлил, Сәйдәшев, Насыйри, Ленин музейларына керү бушлай булачак. Бөтен музейларда 22 апрельдә библиоттөннәр үткәрелә. Шуның кысаларында халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу уза. Ул Гаврил Державин шигырьләрен беренчеләрдән булып татарчага тәрҗемә итте. Кичәдә яңа гына дөнья күргән җыентык тәкъдир ителәчәк.

26 апрельдә Милли музейда "Мин - Россия гражданы", "Мин - Татарстан баласы" дигән шигарь астында тантана уза. Ул көнне күренекле дәүләт эшлеклеләре яше җиткәннәргә тантаналы төстә паспортлар тапшырачак.

"Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы яңа проектлар тәкъдим итә.

- Җир музее хезмәткәрләре чәчәк үсентеләре утырткан иде. Алар шушы акция вакытында музейга алдан килгән 200 кешегә бүләк ителәчәк. Быел "Минем яраткан экспонатым" проекты эшли башлады. Балалар үзләренең яраткан экспонатларының рәсемнәрен ясыйлар. Җиңүчеләрне дә билгеләргә җыенабыз", - диде "Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading