16+

Музейга билетны интернет аша сатып алырга мөмкин

Татарстанда музейлар арасында беренчеләрдән булып «Казан Кремле» музей тыюлыгы билетларны интернет аша сата башлаган.

Татарстанда музейлар арасында беренчеләрдән булып «Казан Кремле» музей тыюлыгы билетларны интернет аша сата башлаган.

Хәзер теләгән кешенең билетны http://tickets.kazan-kremlin.ru/ адресы аша музейның электрон кассасы аша да алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Казан Кремле музей-тыюлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, бу музейда бара торган күргәзмәләрне сайлаганда, мәдәни чарага барасы көнеңне алдан планлаштырганда булыша. Әлеге яңа хезмәт ярдәмендә «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Ислам мәдәнияте музеена, Татарстан дәүләте тарихы музеена, башка күп кенә музейларга, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырган мәдәни-күңел ачу чараларына, яңа ел кичәләренә барырга мөмкин. Интернет аша түләнгән электрон ваучерны музейга керер алдыннан, кассада кәгазь билетка алыштыру мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading