Бу хактагы карар 26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.
Музейларга керү өчен гаилә билеты булдыру турында да уйлыйлар. Хәзерге вакытта механизм уйлап бетерү стадиясендә. Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан: Татарстанда ел саен уздырыла торган «Музей язы - 2019» республика акциясе бара. Быел акциядә 217 музей, шул исәптән, 14 дәүләт һәм 47 музей бүлекчәсе, 48 муниципаль музей, 42 музей-филиал һәм 41 мәктәп музее, 16 ведомство музее, ике балалар йорты музее катнаша.
Комментарийлар