16+

Надежда Бабкина: коронавирус табылмаган, әмма хәле авыр

Россиянең халык артисты Надежда Бабкина вакытта хастаханәдә ята, дип язган идек.

Надежда Бабкина: коронавирус табылмаган, әмма хәле авыр

Россиянең халык артисты Надежда Бабкина вакытта хастаханәдә ята, дип язган идек.

Җырчы Надежда Бабкина Мәскәүдә Коммунаркадагы хастаханәдә ята. Башта анда коронавирус дип шикләнәләр, берничә тапкыр тест ясыйлар. Бәхеткә, алар тискәре нәтиҗә бирә. Надежда Бабкинаның сәламәтлеге турында телевидение алып баручысы, мода тарихын өйрәнүче Александр Васильев сөйләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте. 

7 апрельдә Россиянең халык артисты Надежда Бабкина вакытта хастаханәдә ята, дип язган идек. Надежба Бабкина 1950 елның 19 мартында туган. Аңа 70 яшь.
Васильев сүзләренчә, Бабкина тирәсендәге берничә кешедә коронавирус табылган. Аның шәхси машинасын йөртүче ир-ат COVID-19 белән авырган. 

«Бабкинаның шәхси йөртүчесе, аның хатыны һәм улы шушы авыру белән авырый», — дигән ул.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Бабкинаның хәле шәптән түгел. Медикаментоз комадан чыгаргач, ул аңына килгән, ләкин әлегә ишарәләр белән генә аралаша. Табиблар анда депрессия билгеләре булуын ачыклаган, аның йөрәк ритмы белән дә проблемалары бар.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading