16+

Наил Галиуллин үзенең туган көнендә вафат булган

Наил Галиуллин - КАМАЗ төзелешенә багышланган берничә китап авторы

Наил Галиуллин - КАМАЗ төзелешенә багышланган берничә китап авторы

Чаллының ветераннар госпиталендә Наил Галиуллин вафат. Бүген аңа 79 яшь тулган булыр иде.

Наил Галиуллин Автокалада җәмәгать эшлеклесе, КАМАЗ төзелешенең башында торган кеше һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак билгеле.

Ул 1941 елда Яшел Үзәндә туган. 1973 елда КАМАЗга килгән һәм автомобиль заводының партия комитеты секретаре урынбасары вазифасында эшкә керешкән. 1979-1984 елларда «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе профсоюз комитетын җитәкләгән, 1984-1987 елларда Кадрлар әзерләү бүлегенә җитәкчелек иткән.

1987-1988 елларда «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе партия комитеты секретаре булып эшләгән. 1988 елдан – автогигантның Тышкы элемтәләр идарәсе башлыгы, 1991 елдан «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең Будапешттагы вәкиллеген җитәкләгән.

Наил Галиуллин КАМАЗның матбугат хезмәте формалашуга зур өлеш керткән. 1994-2002 елларда Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге директоры вазифасын башкарган. Ул автогигант тарихын саклауга зур игътибар биргән, Наил Галиуллин - КАМАЗ төзелешенә багышланган берничә китап авторы да.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading