16+

Наил Шәйхетдиновка кабер ташы куелды

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды, дип хәбәр итә "Татар информ".

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды, дип хәбәр итә "Татар информ".

Үзенең онытылмас образлары белән тамашачы күңеленә кереп калган, талантлы артист былтыр кинәт гүр иясе булган иде. Кичә театр коллективлары, Наил аганың туганнары артист җирләнгән Самосырово бистәсе янындагы "Әл-Мәрҗани" мөселман зиратына җыелды.

- Кабер ташы әтинең үзе кебек гади генә, тыйнак булуын теләдек. Шәригать кануннары буенча, кешенең вафатыннан соң бер ел узгач кына таш куярга кушалар. Быел җәй яңгырлы булгач, туфракның утырганын көттек, - дигән Наил Шәйхетдиновның кызы, Галиәсгар Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Ул таш куйдыру эшендә ярдәм иткән Тинчурин театры коллективына рәхмәтен белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading