16+

"Намусыгызның уянуын телим"...

Таҗлы вирус йоктырган табибның кызы, соцчелтәрләр аша, гаиләсенә карата пычрак сүзләр атып ятучылар турында зарлана.

"Намусыгызның уянуын телим"...

Таҗлы вирус йоктырган табибның кызы, соцчелтәрләр аша, гаиләсенә карата пычрак сүзләр атып ятучылар турында зарлана.




Алабугада яшәүче табибның коронавирус йоктыруы хакында моңарчы "Шәһри Казан" язып чыккан иде. Инде бу хәл белән бәйле яңа җәнҗал купкан.

Табибның кызы соцчелтәрләрдә гаиләсе турында төрле әшәке сүзләр, гайбәтләр таралуына зарлана. Кыз мондый "акыллыларны" тынычланырга һәм аның гаиләсенә тыкшынмаска чакырды. "ВКонтакте"дагы җирле төркемдә әтисе турындагы постларның берсе астында ул үз фикерен калдырган.


Кызның сүзләренә караганда, әтисенә карата аударылган тәнкыйть сүзләре гадел түгел. Ә соцчелтәрләрдә аның турында нинди генә гайбәт таралмаган. Имештер, табиб Удмуртиягә баргач, бу чирне йоктырып кайткан һәм башкаларга да йоктырган.

«Сезнең намусыгыз уянсын иде, һәр икенче кеше безгә пычрак сүзләр ташлый. Беренчедән, аның Удмуртиягә барганы юк, чөнки әби-бабаем инде күптәннән вафат. Икенчедән, ул беркемне дә махсус йоктырып йөрмәде. Ике көн дәвамында аның температурасы бар иде, ә өченче көнгә ул төште, һәм әтием тиешле анализ бирергә китте. Өченчедән, "таҗлы вирус"ның бер генә билгесе юк иде аңарда. Беләсезме, хәзер бераз гына температурасы булган кешеләр дә, бу чирне йоктырган булырга мөмкин. Кеше сезне коткару өчен тырышты, ә сез, исә, менә шулай "диванда утырган" килеш, аңа карата пычрак атасыз. Сезнең һәрберегез дә шул чирне йөртүчеләр, шуны исегездә тотыгыз! Һәм үзизоляцияләү режимын нәкъ менә сезнең өчен керттеләр. Аны бозмаган кеше ни өчен менә шундый сүзләрне тыңларга тиеш? Ул табиб булып эшли, һәм аның вазифасына авыру кешеләрне карау, тикшерү керә, сезнең белән чагыштырганда, коронавирусны йоктыру аңа 100 тапкырга артыграк яный», - дип яза табибның кызы.

Кыз билгеләп үткәнчә, әлеге гайбәтләр аның гаиләсенә нык кагылган.

"Мин бу әшәке сүзләрне тараткан район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә телим. Менә шуннан соң минем әтинең күзләренә оялмыйча гына карый алырсызмы! Һәм Аллага шөкер, минем әтием дәвалаган кешеләр саны күбрәк, алар безне яклый, ярдәм итәләр, җылы сүзләре белән куандыралар", - дип язган кыз.

Кеше сүзе-кеше үтерә, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Күпме кеше нахакка рәнҗетелеп, ачы күз яшьләре түкмәгән. Шуны онытмасагыз иде, диванда утырып кына, кемнедер гаепләгәнче, бер гаепсезгә кеше турында гайбәт таратканчы, үзегезнең гөнаһларыгыз турында уйлагыз.

Кемнеңдер тормышына кермәсәк иде! Берәүнең кайгылы хәленнән көлгәнче, гаепләгәнче, шундый авыр вакытларда ярдәм кулы сузсак, җылы сүзләр белән юатсак иде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading