16+

Наркоманиядән дәваланучыларга бушлай ярдәм күрсәтәчәкләр

15 гыйнвардан Татарстанда наркомания белән авыручылар өчен бушлай юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшли башлаячак.

15 гыйнвардан Татарстанда наркомания белән авыручылар өчен бушлай юридик һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәте эшли башлаячак.

Наркомания, эчкечелектән дәваланганнан соң еш кына кеше төрле авырлык белән очраша. Нәтиҗәдә, ул кабат элекке халәтенә кайтырга, авырлыкларны аракы, наркотиклар ярдәмендә чишәргә омтылырга мөмкин. Кызганыч, тернәкләнгәннән соң авыруга аз игътибар бирелә.

Россия законнар җыелмасында наркотиклардан, эчкечелектән дәваланган кешеләргә яраклашырга ярдәм итү, ягъни “ресоциализация” дигән төшенчә дә юк.

Шуңа да бу өлкәдә психологлар, социаль хезмәткәрләр, юристлар ярдәм кулы сузарга булганнар. 2017 елдан бирле Татарстанның ресоциализация фонды республиканың наркология диспансерында дәвалану узган кешеләргә ярдәм итә. Аларны эшкә урнаштырырга, тернәкләнү курслары узганда психологик яктан булыша. Пациентның ялларын оештыруда активлык күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading