16+

«Наше время-Безнең заман» фестиваленең иң яхшы чыгышларын 30 августта Казанда тәкъдим итәчәкләр

Бәйрәм концерты Камал театры каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. 30 августта Казанда «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 номер тәкъдим итәчәк. Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Тамаша 13:00 башлана. Барлык тамашачылар өчен керү бушлай.

Бәйрәм концерты Камал театры каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. 30 августта Казанда «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 номер тәкъдим итәчәк. Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Тамаша 13:00 башлана. Барлык тамашачылар өчен керү бушлай.

Концерт Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан казанлыларга һәм башкала кунакларына республиканың иң талантлы эшләүче яшьләренең иҗади бүләге булачак. Креатив яшьләр җитди оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең профессиональ сәнгать осталары дәрәҗәсендә чыгыш ясый алуын раслаячак.

Концертны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Концерт фестиваль гимны һәм барлык катнашучылар парады белән башланачак. Бу көнне «КАМАЗ» (Чаллы), «Аммоний» (Менделеевск), «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дәүләт казна дары заводы, «Татнефть» (Әлмәт), «Татэнерго» (Зәй), С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Таттелеком», «Түбән Кама Нефтехим» (Түбән Кама) һәм республиканың башка әйдәп баручы предприятиеләр иҗат коллективлары чыгыш ясар. Алар узган еллардагы иң яхшы номерларын, шулай ук өр-яңа җырларын һәм биюләрен тәкъдим итәчәк. Концерт барлык катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына уртак чыгышы белән тәмамланачак. Концертның онлайн-трансляциясен «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең рәсми YouTube-каналында карарга була.

Фестивальнең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов фикеренчә, эшче яшьләрнең иҗади потенциалын ачучы «Наше время – Безнең заман» кебек проектлар башка юк. «Президентының һәм хакимиятенең ярдәмен тоючы яшьләр генә үз республикасының алга китешенә өлеш кертә ала. Проект шуны раслый», - дип саный ул.

Дмитрий Туманов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы көне – һәр татарстанлы өчен иң мөһим көн. «Бу көнне без үзебезнең сәнәгать, мәдәни, фәнни потенциалыбызны билгеләп үтәбез. Әмма бу бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге эшчеләрнең, аерым алганда, эшләүче яшьләрнең хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килде. Алар җитештергән продуктка күрә республика бүген чәчәк ата», - дип аерым билгеләп үтте ул гади эшчеләрнең казанышларын.

Генераль продюсер сүзләренә караганда, 30 августтагы традицион концерт гомумреспублика бәйрәменең бизәге генә түгел, ә эшче һөнәрләрне пропагандалау мәйданчыгы да булып тора. «Биредә эшләүче яшьләр үзләренең иҗади потенциалын ачып кына калмый, ә үсеп килүче буынга алар белән эшләү мөмикнлеген күрсәтә. Яшь кеше гамәлдә эштә аны җаваплы хезмәт кенә түгел, ә бердәм коллектив, лояль җитәкчелек тә көтәчәген күргәч, шул коллективка керү турында уйланырга мәҗбүр итә», - дип саный Дмитрий Туманов.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время - Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Проектның авторы – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

Эшләүче яшьләр – Татарстанда иң күпсанлы яшьләр аудиториясе. 700 меңнән артык яшь егет һәм кыз республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куя. «Наше время - Безнең заман» фестивале ярдәмендә аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудырыла. Фестиваль 2013 елдан башлап, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге төрле тармак предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр өчен үткәрелә. Хәзерге вакытта X «Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә, ул 15 сентябрьгә кадәр барачак. Гаризалар фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында калдырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading