16+

Насос станциясендә батып үлгән малай эше буенча суд карар чыгарды

28 октябрьдә район суды 2016 елның июль аенда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә насос станциясендә батып үлгән малай эше буенча карар чыгарды.

28 октябрьдә район суды 2016 елның июль аенда «Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә насос станциясендә батып үлгән малай эше буенча карар чыгарды.

Ширкәт рәисенең техник мәсьәләләр һәм су белән тәэмин итү буенча урынбасары Нуретдин Минһаҗев саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип табылды һәм 2 елга аның иреген чикләү турында карар кабул ителде. Карар чыгарганда суд хөкем ителүченең балигъ булмаган баласы барлыгын һәм моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмаганлыгын исәпкә алды. Малайның әти-әнисенә карарны кире кагу өчен 10 көн вакыт бирелде. Шулай ук алар хөкем ителүченең рухи зыян өчен компенсация түләвен сораганнар иде. Суд Минһаҗевтан ата-ананың һәрберсенә 120шәр мең сум акча түләтергә дигән карар чыгарды.

Бу турыда Тукай районы «Якты юл» газетасы сайты хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading