16+

Назарбаев урамындагы иске мәктәпне сүтәләр

Бинаның фундамент бик нык таушалган, чөнки ул грунт сулары югары дәрәҗәдә булган зонада урнашкан.

Назарбаев урамындагы иске мәктәпне сүтәләр

Бинаның фундамент бик нык таушалган, чөнки ул грунт сулары югары дәрәҗәдә булган зонада урнашкан.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Н.Назарбаев урамындагы 37 йортта урнашкан мәктәпне демонтажлау турында белдерде. Бинаның конструкцияләре искергән. Гущин быел март аенда мәктәптә комплекслы тикшерү уздырылуы турында да сөйләде. Аның барышында бинаның авария хәлендә булуы ачыкланган, чөнки ул грунт сулары югары дәрәҗәдә  булган зонада урнашкан. Шуңа күрә мәктәпнең подвалы һәрвакыт су астында кала. Бу фундаментны деформацияләүгә китергән, әлеге фактор кешеләрнең куркынычсызлыгына яный. Шулай итеп, объектта демонтаж эшләрен үткәрү турында карар кабул ителгән, аны башлангыч кыяфәтенә яңадан торгызу шарты белән һәм тарихи бәя бирә торган объектны саклау таләпләрен исәпкә алып, яңа эскиз эшләү турында карар кабул ителгән.

 

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading