16+

НДФЛларны күбрәк түлиячәкләр...

Владимир Путин физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 15 процентка кадәр күтәрергә тәкъдим итте.

НДФЛларны күбрәк түлиячәкләр...

Владимир Путин физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) 15 процентка кадәр күтәрергә тәкъдим итте.

Әмма бу кереме елына 5 млн сумнан артканнарга гына кагылачак.

Өстәмә салымнар кергән акчалар балаларны дәвалауга һәм медицина җиһазлары сатып алуга тотылачак, дип белдерде Президент.

- Салымнар керемнең барлык өлешенә дә түгел, ә 5 млн сумнан артканына гына кагылачак, - диде ул.

Шул рәвешле дәүләт казнасы якынча 60 млрд сумга артачак.

Моңа кадәр, төгәлрәге март аендагы мөрәҗәгате вакытында ил башлыгы банктагы кертемнәргә 13 процент салым турында игълан иткән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading