16+

“Нет-контент” ка хәбәр сал һәм бүләккә смартфон ал

1 сентябрьдән "Нет-контент" конкурсының икенче этабы башланды.

1 сентябрьдән "Нет-контент" конкурсының икенче этабы башланды.

"Татмедиа" агенлыгында бүген узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова сөйләгәнчә, конкурсның беренче этабында Чаллы, Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләре яшьләре активлык күрсәткән. Иң активларга смартфоннар, электрон китаплар, өр яңа модельле кәрәзле телефоннар тапшырылган.

Конкурс нәрсәдән гыйбарәт соң? Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Марат Долгов белдергәнчә, бүген наркотик сатучылар "ак үлем"не интернет аша тарата. Социаль челтәрдә, наркотиклар сатуга бәйле, астыртын белдерүләрне фаш итеп, "Нет-контент" адресына хәбәр бирергә кирәк. Хәбәр җибәрүче суд эшләренә чакырылмый, исем-фамилиясе игълан ителми, фәкать мәгълүматы гына кулланыла. Студентларның һәм укучыларның гражданлык активлыгы ярдәмендә социаль челтәрдәге 670 контент томаланган.

- Элек наркотиклар сату белән өлкәнрәкләр шөгыльләнә иде. Хәзер аларның урынына тәртипле дип саналучы гаиләләрдә үскән югары белемле, компьютерлар белән оста эш йөртүче, үзләре наркотик кулланмаучы яшьләр килде. Ата-аналар үсмер балаларында зур акчалар күрсәләр, аның кайдан барлыкка килгәлеген ачыкласыннар иде, - дип киңәш итте Марат Долгов.

Россиянең наркотиклар әйләнешенә кәнтроль буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев фикерне дәвам итеп:
- Наркотик сату белән шөгыльләнсә, хәтта 14-16 яшьлекләргә дә 15-20 ел төрмә яный, - дип кисәтте.

Казанда - 3500, ә Татарстанда 10 мең психотроп матдәләр кулланучы кеше исәптә тора. "Нет-контент"ка хәбәр җибәреп, башкаларны коткарып кала алабыз.

Татарстан буенча, 273-43-45 номерлы "Ышаныч" телефоны да тәүлек буенча эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading