16+

Әни кеше 8 һәм 5 яшьлек кызларын пычак белән җәрәхәтләгән

Башкортстанның Аскын районында яшәүче 35 яшьлек хатын 8 һәм 5 яшьлек кызларына пычак белән җәрәхәтләр ясаган.

Әни кеше 8 һәм 5 яшьлек кызларын пычак белән җәрәхәтләгән

Башкортстанның Аскын районында яшәүче 35 яшьлек хатын 8 һәм 5 яшьлек кызларына пычак белән җәрәхәтләр ясаган.


Аның белән яшәүче ир, бу хәлне күреп, хатынны туктата алган, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзер кызлар стационар дәвалануда: аларның гомеренә берни дә янамый. Бу хакта «Кызыл таң» хәбәр итә.

Хатынга карата "ике һәм аннан да күбрәк кешене, кечкенәләрне үтерүгә һөҗүм" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Гаиләне яхшы белүчеләр ГорОбзор. ру басмасына гаиләнең тыныч, имин булуын әйткән. Элек ана беркайчан да кызларына агрессия күрсәтмәгән, сабыр һәм кайгыртучан кебек тоелган. Ләкин соңгы вакытта ул еш кына эчә, шәхси кыенлыклар кичерә башлый.

"Балаларга ничек пычак белән ташлануын күз алдына да китерә алмыйм, алар бернәрсәдә дә гаепле түгел бит. Ул нормаль иде", - ди аның бер танышы.


Хатынны җинаятькә нәрсә этәргәне төгәл генә билгеле түгел. Әйтик, 5 яшьлек кызына өч тапкыр чәнечкән. Екатеринбургтан бәхетсез балалар янына әтиләре кайткан, ул, мөгаен, кызларын үз янына алыр.

Башкортстанның Тикшерү комитеты эшне тикшерү белән шөгыльләнә. Хатын сак астына алынган.

 

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading