16+

"Әни, мин куркам": 23 яшьлек хатын өч яшьлек кызын алтынчы каттан җиргә аткан

Баланың майкасы ертылып китә һәм бала җиргә төшеп, урында ук һәлак була.

Баланың майкасы ертылып китә һәм бала җиргә төшеп, урында ук һәлак була.

Самара шәһәрендә коточкыч хәл булган һәм моны берничә кеше күреп-күзәтеп тә торган. 23 яшьлек хатын өч яшьлек кызын алтынчы каттан җиргә аткан. Хатынга җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗига Самараның Октябрьский районында була. Әлег вакыйганың шаһитлары видео да төшергән. Әлеге видеодан аңлашылганча, хатын үзенең баласын балконнан аска таба тотып торган, янәсе, шул рәвешле тәрбияләргә булган. Кыз баланың "әни, мин куркам, куркам, куркам" дигәне ишетелеп тора. Кызганыч, баланың майкасы ертылып китә һәм бала җиргә төшеп, урында ук һәлак була. Әлеге хатын Самарага күрше Ульян өлкәсеннән килеп урнашкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин сентябрьгә кадәр балалар өстәмә түләүләр вәгъдә итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading