16+

Ни өчен бөтен Россия буенча температура нормадан югарырак?

Ноябрь өчен аномаль югары температуралар Россиянең бөтен территориясендә күзәтелә.

Ноябрь өчен аномаль югары температуралар Россиянең бөтен территориясендә күзәтелә.

Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

"Вәзгыять шундый, гомумән илнең бөтен территориясендә температура бик югары. Бу һава массасының Атлантикадан күчерелүе белән бәйле, ә һава аннан күчерелгәндә-һәрвакыт җылы була", - дип билгеләгән галим.

Аның сүзләренчә, барысына да циркуляцияне үзгәртә торган глобаль җылыну гаепле. Әгәр элек Атлантик һава Себергә, бигрәк тә Ерак Көнчыгышка бик сирәк үтеп керә икән, хәзер исә бу ешрак күзәтелә.

Хәзер Урал федераль округының көнчыгышында һава температурасы нормаль күрсәткечләрдән 15-16 градуска артык. Синоптиклар нормадан артык күрсәткеч бөтен Себердә һәм хәтта Якутиянең көнбатыш төбәкләрендә дә күзәтеләчәк дип фаразлый.

"Ә алга таба мондый вәзгыять Якутия үзәгендә дә күзәтеләчәк, аномалияләр 16-20 градуска кадәр җитәчәк", - дип ачыклык кертә Вильфанд.

Уралда, Свердловск өлкәсендә термометр баганалары нуль билгесенә якын торачак. Шундый ук хәл - Төмән һәм Курган өлкәләрендә. Чиләбе өлкәсендә плюс температуралар бөтен эш атнасы дәвамында сакланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading