Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Мөслим районы Иске Карамалы авылы егете Илнур Шабаев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Якты кояш балкый, зәп-зәңгәр күк, аңа ике күз белән карап булмый, шуңа күрә Илнур бер күзен йомды, ә икенчесен кысып, керфек арасыннан карап тора башлады.
Сагыну хисе
Күк йөзе чиста-чиста, зәңгәр төстә, хәтта Илнурның хәләле Олеся әйтмешли, күк төсендә. Әмма күкнең төсен ничек күк төсе дип атарга мөмкин икән, ир үзалдына көлемсерәп куйды. Бүген тыныч, разведка мәгълүматларына караганда. каршы якта ротация булырга тиеш. Шуңа бераз гына вакыт булса да, тынычланып сулыш алсаң да хуп кына.
Ә болытлар мамык кебек йомшак, ап-ак булып йөзәләр. Ә бит туган ягы Мөслимдә дә нәкъ шундый күк йөзе, аны бозмасыннар гына иде. Әнә шуңа күпме егет бүген алгы сызыкта, туган якларында мондый мәхшәр була күрмәсен. Тагын бер-ике көннән егетләрне яшел зонага чыгарачаклар. Аларга алмашка башкалары керәчәк. Ниһаять, Олесясы, кызы Алинәгә шалтыратып, аларның тавышын ишетә алачак. Әлегә Илнур тыныч тормыштагы көнкүрмешен искә алып уйга чумды. Зәңгәр күк йөзенә караганнан соң күз алдына язмышы, җанга якын туган-үскән яклары, балалык, үсмер еллары, үсеп җиткәч, олы тормышка басу вакыйгалары килеп басты. Күңеле нечкәрде, күз яшьләрен тыеп аскы иренен тешләп куйды. Җырда җырланганча, елый икән, елый ирләр дә...
Олеся
– Үзем Мөслимнеке мин, ике балам бар, – дип үзе белән таныштырды Олеся Шабаева. – 2013 елда беренче ирем белән аерылыштык та, Катмыш дигән авылда яши башладык. 2021 елда телефон шалтырады, Илнур икән. Аның белән күптән таныш без. Ике атна телефон аша сөйләшеп йөрдек. Аннан соң бер көнне шалтыратты да: “Пилмән ясыйм, әйдә сине дә сыйлыйм”, дип үзенә кунакка чакырды. Ә 2021елның февралендә бергә яши башладык. Ике яралы йөрәк бергә кушылды. Ул күңел төшенкелегенә бирелгән иде. Шул вакытта аңа җылылык, терәк кирәк булды. Күрәсең, хатынының китүе дә аңа авыр тәэсир иткәндер. Ул миңа еш кына: ”Матурым, син булмасаң, мин бетәр идем”, дия иде. Төрле эшләрдә эшләде. Кызы да безнең белән яшәде. Без танышканда Илнурга – 40, миңа 36 яшь иде. Минем балаларым да аны бик яратты.
Районнан барлык егетләрне дә автобуска утыртып, кайсын Танк полигонына, икенчеләрен Казандагы ЭКСПОда урнаштыралар. Ә Илнур Шабаев исә мотоукчылар ротасына эләгә.
– Якыннары мобилизациягә эләккән кешеләр өчен районнан махсус автобус бирәләр иде. Һәрчак сумка-сумка азык-төлек, кием-салым төяп барам. 2022 елның 15 декабрендә температурам күтәрелде, ә шул көннәрдә генә Казанга Илнур янына барасы. Ашыгыч ярдәм табибларын чакыртып, уколлар алып, беераз хәл кергәч, 17 декабрь көнне шәһәргә юл тоттым. Чөнки беләм, Илнур көтә. Декабрь ахырында аларны алып киттеләр. Йөрәк өзгәләнсә дә, түзәсең икән, – дип хәтерен яңарта Олеся.
Махсус хәрби операция зонасына барып җиткәч тә, Илнур Шабаевтан 2 атна хәбәр булмый. Аның ротасында хезмәт иткән егетләрнең туганнары мессенджерда үз төркемнәрен оештыра. Башка егетләр туганнары белән элемтәгә чыгып хәбәрләшәләр. Ә Илнур Шабаев дәшми. Донецк җирлегендә иң кайнар сызыкка эләгә ул. Яңа елны каршы алганда аларны дроннар аулый Шул вакытта беренче тапкыр үлемнән исән кала Мөслим егете.
– Беркем дә бу озакка сузылыр дип уйламады бит. Шуңа мин посылка җибәрү турында уйлана башладым. 3 тартма җыйдым, аларны җибәрү өчен Питрәч районы Куюки бистәсенә кадәр бардым. Беренче тапкыр җибәрү булды бу. Шул рәвешле. һәр ай саен посылкалар җибәрә идем. 2023 елның 23 июлендә беренче тапкыр ялга кайтты. Бу көннәр иң бәхетлеләре, – ди Олеся.
“Буууууммссс”
Илнурның хатыны Олесяга сөйләгәннәрдән: "Артиллерия эшләгән вакытта, бары могҗиза белән генә исән калып була. Пулядан котылырга мөмкин, иң мөһиме тоташ яуган ут астына кермәскә. Чиста кырда атуларын ишетсәң, ятып шуышырга мөмкин. Ләкин артиллериядән качып булмый. “Буууууммссс” дигән аваз ишетелсә, бу кайдадыр янәшә генә. Тормыш тукталып кала. Яу кырында бер генә очраклы исән калу юк. Һәрберсе могҗизага тиң.
Бер бистәдә, урман полосасында туктадык. Бу безнең өчен иң авыр җирлек. Позицияләргә урнашабыз, окоплар казыйбыз. Биредәге климатка яраклашуы авыр. Яңгырлы һава, вак кына сибә торган коточкыч яңгыр.
Икенче подразделениедән кемдер: "Танклар килә!" дип хәбәр бирде. Без танкларга каршы пулеметларны әзерлибез. Үзебез позицияләрдә яшеренәбез. Бермәлне куркыныч тынлык биләп алды. Салкын туфракны гына сизәсең, ләкин ул өшетми, барысын да адреналин йота. Хәзер үк ут ачарга телисең. Ләкин әмерне үтәргә, димәк, көтәбез. Менә алар котырынган тизлектә ике танк һәм бер БМП пәйда булды. Безнең танклар да әзер... беренче танк безнең яннан үтеп китте, ә икенчесе без яшеренгән урманга килеп керде...”
Илнур янына гына снаряд килеп төшә, берни ишетми башлый. Караса, егетләрнең кайсы кая йөгерә. Ул да алар артыннан окопка таба йөгерә. Әмма яшерендем дигәндә генә янә снаряд шартлый. Аның дулкыны ирне әллә ничә метрга бәреп ата. Ничек исән калгандыр ул шул мизгелдә. “Шабай” дип позывное белән эндәште аңа иптәшләре. Тик ул берни ишетмәде. Колагы зыңгылдап куйды.
Теге блокпостны саклап кала алмады алар. Башка позицияләргә чигенделәр. Ә яралыларны броньланган танкка күтәрделәр. 2023 елның 23 гыйнварында Илнур шул рәвешле контузия ала. Госпитальдә уколлар кадап, тиешле дарулар билгеләгәч янә позициясенә кайта ул. Хәер, контузиядән соң калган коточкыч баш авыртуы гына борчып тора үзен.
«Соңгы кайтуымдыр инде»
2024 елның 7 августында Олеся ялга кайткан ирен яңадан махсус хәрби операция зонасына озата.
– Казанга аны озата бардым. Кулымны үзенең кулыннан җибәрмәде. Юл арасы озын һәм ерак. Ул хәтта бер тапкыр да күзен йоммады, йөзеннән елмаюы китмәде. Моңарчы мин күрмәгән елмаю иде аның йөзендә, ә бәлкем үзе елмайса да, күңеле белән тоемлагандыр. Аллам сакласын инде сине, матурым, дип уйлап бардым. Үзенә дә кат-кат: “Исән-сау гына кайтырга язсын, шулай итеп елмаеп яшәргә язсын”, дидем. Соңрак кына белдем. Якыннарга: “Бу минем соңгы кайтуымдыр инде”, дип әйтеп калдырган. Миңа үзе боларны әйтмәде. Инде үз позициясенә барып җиткәч, “Кире чыга алмабыз, ахры”, дип шалтыратты. Мина аңа: ”Начарга юрама жаным, Алла бирсә бар да җайланыр”, дип җавап кайтардым. Соңгы сөйләшүебез 25 августта булган икән, – ди хәрбинең хатыны.
“Алгы сызыкка керәбез, 2 атнадан соң шалтыратам”, дип телефонын куя Илнур. 28 август көнне Олесяга иренең ротасында хезмәт итүче медикның хатыны шалтырата, Шабай турында сораша. Аннан соң тагын берничә кешедән шалтырату кергәч, Олеся сагая башлый. Юкка түгел...
«Посылканы аның кулларына тапшырырга тиеш иде»
– Волонтер Рушат абый Рөстәмовка шалтыраттым, әлегә мәгълүмат юк, диде. Ышанмадым. Мөслимнән волонтер Рүзәл Минһаҗев шул вакытта гуманитарка белән барган иде. Иремә дигән посылканы аның кулларына тапшырырга тиеш иде бит ул. Ә 2 сентябрьдә хәрби комиссар миңа кара кәгазь алып килде. Шундагы медикның хатыны: “Шабай бик тиз үлгән. Мотоцикл белән кергәннәр. Магнит минасына эләккәннәр. Шабай яраланган, әмма исән булган әле. Дрон килеп, янә аңа снаряд ыргыткан. Шаккатмалы, әле моңарчы гына Шабаем әсирлеккә төшкән каршы якның бер хәрбиенә ярдәм итүен сөйләгән иде. Ә алар менә безнең яралы егетләребезнең җанын кыялар, – дип өзгәләнә Олеся Шабаева.
Мөслим егете Илнур Шабаев Донецк республикасы Волноваха районы Павловка җирлегендә башын сала. Яугирне Иске Карамалы авылында 2024 елның 3 сентябрендә җирлиләр.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Мөслим районы Иске Карамалы авылы егете Илнур Шабаев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Рүзәл Минһаҗев:
Кара идең, кара малай идең,
Карамалы иде - төбәгең.
Елмаючан булды синең караш,
Яшим - диеп типте йөрәгең.
Син дөреслек белән сөрдең гомер,
Ялгышлардан син гел сагайдың.
Мөслимемнең син - шатлыгы булдың,
Син Шабае идең - Шабайның.
Бушлык баскан тузан дөньясында,
Кояш алды безнең - Ил нурын.
Ятим идең, безне ятим иттең,
Мәңгелеккә киттең - Илнурым.
Рәнҗи күрмә, әрнүләргә төремә,
Хуш бәхил бул Шабай - Илнурым.
Сүз уңаеннан, Илнурнын абыйсы Илһам Шабаев та контракт буенча хезмәт итә. Озак вакыт Херсон өлкәсендә хезмәт итә. Энесе үлеменнән соң аны Мурманск өлкәсендәге хәрби частька күчерәләр, ул әле дә шунда хезмәттә.
Илнурның тормыш иптәше Олеся белән дә алар гел аралашып торалар.
Комментарийлар